Азино-1дә Россиядәге иң эре балалар поликлиникасының берсе ачылды

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген Азино-1 микрорайонында Россиядәге иң эре балалар поликлиникасының берсе ачылды, әлеге поликлиника 70 меңнән артык бала һәм яшүсмергә хезмәт күрсәтәчәк. Күптән көтелгән медицина үзәгенең ачылыш тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Премьер-министр урынбасары – ТР информатизация һәм элемтә министры Роман Шәһхетдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фаррахов катнашты.

Әлеге яңа балалар поликлиникасы “ТР МЗ Балалар республика клиник хастаханәсе” ДАУС структурасына керә. Учреждениедә 12 балалар үзәге, шул исәптән кардиоүзәк, күрү үзәге, фтизиатр һәм башкалар, шулай ук, катлаулы хәлдә калган балаларга ярдәм күрсәтү үзәге эшләячәк.

Учреждениедә кәгазь белән бәйле документ әйләнешен кечерәйтеп, дәвалау-диагностика процессын пациентлар өчен тагын да мәгълүмати һәм уңайлы итергә ярдәм итә торган  “Электрон сәламәтлек саклау” программасы тормышка ашкан. Шулай итеп, поликлиниканың холлында дәүләт хезмәтләре терминаллары урнаштырылган, әлеге терминаллар ярдәмендә табибка бару өчен чиратка язылырга мөмкин. Бинаның катларында Wi-Fi аша Интернет челтәренә керү тәэмин ителгән.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Совет районы халкы әлеге вакыйганы күп еллардан бирле көтәләр, социаль яктан мөһим объектның бүген – шәһәр һәм республика көнендә ачылуы тагын да күңелле. “Яңа системалы идарә, җиһазлар һәм квалификацияле персонал белән поликлиника халыкка югары профессиональ медицина ярдәме күрсәтәчәк, дип ышанам. Республикада мондый объектлар аз булмас, дип уйлыйм”, - диде республика башлыгы.

Илсур Метшин Казан халкын һәм Татарстан башкаласы кунакларын шәһәр һәм республика көне белән котлады һәм әлеге көннең иң шатлыклы һәм күптән көтелгән вакыйгасы булып, әлеге поликлиниканың ачылуын тантанасы булуын билгеләп китте. Шәһәр башлыгы искәртеп киткәнчә, элек әлеге микрорайонда олылыр өчен поликлиника ачылган, “Бәләкәч” республика программасы буенча яңа балалар бакчалары төзелгән.

Исегезгә төшереп үтәбез, Азинода балалар поликлникасы төзү эше, мэрның 2010 елда Казан шәһәр думасына депутатлыкка сайлануда биргән вәгъдәләрнең берсе иде.

Яңа бинаның символик ачкычы, тантаналы рәвештә, БРКХнең баш табибы Рафаэль Шавалиевка тапшырылды, әлеге вакыйгадан соң, кунаклар, яңа сәламәтлек саклау учреждениесен – холларны, уен комплекслары модульләре булган көтү залы, “Джунги” балалар кафесын карадылар.

Соңгы 10 ел эчендә Азинода балалар 2,5 тапкырга артты. Ләкин поликлиника  Совет районы балаларына гына хезмәт күрсәтеп калмый. Шәһәрнең Идел буе һәм Вахитов районнарында яшәгән, 17 яшькәчә булган балалар да  беренчел, шулай ук консультация-диагностика медицина ярдәме алырга мөмкиннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International