Аксубайда өч спорт мәйданын төзү эшләре башланды

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Соңгы атналарда Аксубай үзәгендә бик шау-шу – тегендә-монда бензобила эшли, күтәрү краннары, КамАЗ һәм тракторларның моторлары көне буе бертуктаусыз эшли.

Ләкин әлеге шау-шу бәйләнчек тгел, хәтта күңелле дә, чөнки мондый тавышлардан, эшләрдән соң бистә күз алдында матурая.

Урыны белән җәяүлеләр юлы ябык, паркта плитәләрдән юл барлыкка килгән, ә район үзәгенең өченче мәктәбенең монда егерме биш елтөзелгән, спорт мәйданын үзк мәйданның югары өлешеннән аерып тора торган койма бөтенләй юк. Койма белән бергә анда үскән агачлар һәм спорт снарядлары юкка чыккан, төзелеш мәйданы барлыкка килгән, тракторлар һәм краннар, кешеләрнең игътибарын җәлеп итеп икенче атна эшлиләр.

Мондагы төзелеш эшләрен өч катлы йортларда яшәүчеләр, үтеп баручылар һәм ял итүчеләр күзәтә, нәрсә эшләнгәне белән кызыксына. Урындыкта утыручы кызлар  бассейн  төзиләр дип фикер йөртә. Бала белән йөри торган ир Аксубайдагы төзелешкә шатлануын белдерде, ә үтеп баручы әби, мәктәп һәм техникумда укучыларга футбол һәм баскетбол уйнарга урын бетүенә, район үзәгендәге балаларга үлән өстендә уйнаудан мәхрүм итүләренә борчыла. Без беренчеләрнең күңелен төшерергә, өченчеләрне ышандырырга омтылмадык, бары тик барысын да әлеге уңайсызлыкларның вакытлыча булып, аннан соң үз-үзен аклаячагына ышандырып, икенче фикер белән генә килештек – дөрестән дә, төзекләндерү эшләре бөтен район буенча бара.

-Монда бассейн булмаячак, ләкин бер әйбер урынына  синтетик капламлы өч ачык спорт мәйданы барлыкка киләчәк, - дип аңлатты районның баш архитекторы Илдар Исламов.  – Берсе мини-футбол, икенчесе баскетбол-валейбол өчен, өченчесе тренажерлы мәйдан ( спорт снарядлары белән). Алар, әлбәттә, койма белән әйләндереп алыначак, яктыртылачак һәм яңартыла торган Ленин урамының гомуми дизайнына туры киләчәк.

Илдар Исламов сүзләренә караганда, мондый спорт мәйданнары Строибрайкин һәм Старомокшин территориясендә дә булачак. Беренчесендә баскетбол-волейбол, икенчесендә тренажер мәйданы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International