Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Чебоксар шәһәренең “ЧЕТРА-Промышленные машины” ААҖ продукциясен тәкъдим ителде. Чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде.
Презентция эшендә төзелеш һәм коммуналь комплекс предприятиеләре һәм оешмаларының җитәкчеләре һәм белгечләре, Татарстан Республикасы муниципаль оешма вәкилләре катнашты. Чара барышында катнашучыларга Чебоксар шәһәренең “ЧЕТРА-Промышленные машины” ААҖ продукциясенең презентациясе күрсәтелде һәм оешма эшчәнлеге турындагы докладлар тыңланылды.