Бөгелмәдә М. Җәлил урамындагы территорияне төзекләндерү эшләре төгәлләнде

2023 елның 15 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәрендә М.Җәлил урамы буенча үзәк сулыкка якын территориядә төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Объектның 3 нче чиратын төзекләндерү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Агымдагы елда биредә территория планлаштырылган, бордюрлар урнаштырылган, брусчаткадан тротуарлар, велосипед юллары һәм территорияне яшелләндерү салынган.

Сулык янындагы пристаньда баганалар һәм каркас урнаштыру буенча эшләр башкарылган. Шулай ук брусчатка салу тәмамланган.

Гомумән алганда, агымдагы елда Татарстанда федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында 2 млрд 241,7 млн сумлык 60 объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Моннан тыш, кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар конкурсы кысаларында 2022 елда 692,5 млн.сумлык 8 җиңүче объектны төзекләндерү дәвам итә.

Бүгенге көндә республикада 15 җәмәгать урынын төзекләндерү тәмамланган, республика буенча гомуми үтәлеш 80% тан артык тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International