Татарстан Республикасында 1 млн. 536,7 мең кв. метр торак тапшырылган, яки еллык бурычның 64,1% үтәлгән. Бу турыда бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Фәрит Хәнифов, ТР Хөкүмәт Йортында үткәрелгән республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә, традицион рәвештә, Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте, әлеге чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Фәрит Хәнифов ачыклаганча, бүгенге көндә, республикада файдалануга тапшырылган торакның күләмеузган ел дәрәҗәсенең 106% тәшкил итә ( шул исәптән 2 атна эчендә 114,8 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган). Ул билгеләп үткәнчә, 2013 елның гыйнвар-июль нәтиҗәләре буенча Татарстан, 1 млн. 338,2 мең кв. метр торак тапшыру күләме буенча, Россия Федерациясе субъектлары арасында дүртенче урын алды.
Татарстан Республикасының Дәүләт Төзелеш күзәтү Инспекциясе тарафыннан 589 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәләре һәм нормаларын бозган өчен 12 млн. 621 мең сумлык 342 карар чыгарылган. Инвестицион һәм индивидуаль торак төзелеше объектларына 4 млн. 650 мең сумлык 130 карар туры килә; социаль ипотека программасы объектларына 1 млн. 210 мең сумлык 37 карар.
Бүгенге көндә республика буенча гомуми суммасы 7 млн. 140 мең сумлык 152 карар буенча штраф түләтелгән.
Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче федераль фонд, авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча Татарстан өчен финанс ярдәменең лимитын билгеләде ( бонусларны да исәпкә алып). 2013 ел өчен федераль лимит 1 млрд. 843 млн. сум, 2014 ел өчен 1 млрд. 458 млн. сум, 2015 ел өчен 509 млн. сум тәшкил итәчәк, дип төгәлләштерде Хәнифов. 2016-2017 елларга булган лимит та якынча билгеле: 2016 ел – 261 млн. 893 мең сум, 2017 ел – 261 млн. 890 мең сум.
Шулай итеп, 2013-2017 елларга көтелгән фонд лимиты 4 млн. 335 млн. сумны тәшкил итә.
Барлыгы, республика хакимияте ффедераль үзәккә авария хәледәге торактан күчерүнең кирәклеге турындагы мәгълүматларның күләме 427 мең кв. метр. Әлеге сан 11 млрд. 785 млн. сумга исәпләнелә ( 1 кв. метр 27 600 сум булганда). Республиканың финанслауга ярдәм итүе, күчерү мәйданнары чигендә 7 млрд. 451 млн. сумны, ә тәкъдими ителгән мәйданнарны да исәпкә алганда – 9 млрд. 454 млн. сумны тәшкил итә.