Татарстан Республикасының Буа шәһәрендә район мәдәният йорты бинасын реконструкцияләү тәмамланды. Төзелеш эшләре «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган.
Объектта төзелеш-монтаж эшләре узган елның язында башланган иде. Персонал һәм тамашачылар өчен уңайлы шартлар булдыру буенча масштаблы эшләр башкарылган.
Реконструкциядән соң 3 катлы бинаның гомуми мәйданы 3,4 мең квадрат метр тәшкил итә. Реконструкция барышында мәдәният йортында төзүчеләр сәхнә тирәнлеген киңәйтәләр, өстәмә яктырту урнаштыралар, борылыш сәхнәсен монтажлыйлар. Моннан тыш, яңартылган бинада мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен барлык шартлар да каралган.
Агымдагы елда Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты буенча 9 объектта, шулай ук «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» ФП «Авыл территорияләренең хәзерге кыяфәте» дәүләт программасы кысаларында 3 объектта эшләр алып барыла. Бүгенге көндә планлаштырылган 12 объектның 5се тәмамланган. Программаның гомуми үтәлеше 91% дип бәяләнә. 7 учреждение төзелеше һәм реконструкциясе дәвам итә.