“Алабуга” МИЗда “Сария Био-Индастрис Волга” ҖЧҖ заводының ачылышы

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе

2013 елның 9 сентябрендә “Алабуга” махсус икътисади зонада “Сария Био-Индастрис Волга” ҖЧҖ заводының тантаналы ачылышы булды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г. Әхмәтов, “Ретманн” концерны Күзәтү советының почетлы әгъзасы Норберт Ретманн, “Сария Био-Индастрис” компаниясенең генераль директоры Манфред Гелльнер, “Алабуга” МИЗ ППТ” ҖЧҖ генераль директоры Т.Н. Шагивалеев, республика министрлыклары һәм ведомстволарының җитәкчеләре катнашты.

«SARIA Bio-Industries»  оешмасы Зельм шәһәрендә үзәк офисы булган Европа компанияләре төркеменнән тора һәм Европада көнкүреш һәм сәнәгать калдыкларын җыю һәм эшкәртү буенча лидер Rethmannның бер өлеше булып тора. Фирманың төп эшчәнлеге булып, ит эшкәртү һәм азык-төлек тармагындагы өстәмә продуктны утилизацияләү тора. «SARIA Bio-Industries» компанисе төркеме Европадагы иң эре предприятиеләрнең берсе булып тора, Европаның ун илендәге якынча 100ләп производствосы бар, анда якынча 3600 хезмәткәр эшли. «SARIA Bio-Industries» компаниясенең әлеге өлкәдәге күп еллык тәҗрибәсе, чималны ышанычлы һәм куркусыз утилизацияләү өчен технологияләр һәм методикалар сайлап алырга ярдәм итә, һәм әлеге күренеш, үз чиратында, әйләнә-тирә мохитне сакларга һәм максималь югары сыйфатлы продукция җитештерергә ярдәм итәчәк.

“Алабуга” МИЗда урнашкан «Сария Био-Индастрис Волга» ҖЧҖ предприятиесе хайван чималы җыю һәм эшкәртү һәм он һәм хайван мае җитештерү белән шөгыльләнәчәк, Идел буе федераль округының ит калдыклары предприятиенең чималы булып торачак. Заводның планлы көче: елына 70000 тонна чимал эшкәртү, елына 7000 тонна хайван маеҗитештерү (чыгару – 10%), елына 17500 тонна он җитештерү (чыгу – 25%).

Он һәм хайван мае җитештерә торган “Сария Био-Индастрис Волга» ҖЧҖ заводының “алабуга” МИЗ территориясендә урнашуы, турыдан-туры икътисади эффектлардан тыш Идел буе федераль округындагы экологик ситуацияне яхшыртырга, җирлекнең эпизоотик ситуациясен яхшыртырга, регион базарын арзан бәяле сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә, өстәмә эш урыннары булдыруга һәм регионда хайваннарның чималын эшкәртү өлешен үстерергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International