Яр Чаллы энергоэффектив шәһәр дип билгеләнде

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Шәһәрдәге торак йортларның барлык подваллары диярлек һава торышына карап җылытуны тәртипкә китерүнең автоматик төене белән җиһазланган. Әлеге максатлар өчен 700 млн. сумнан артык акча тотылган. Иске йортларда энергоремонт ясау эше икенче адым булып тора,  аның өчен 7 млрд. сум тотылган. Әлеге максатлар өчен инвесторлар да, төрле дәрәҗәдәге бюджетлар да саранланып тормады. 2012 елның 3,4 Гкалын 2005 елның 4,76 Гкалы белән чагыштырсак, экономия күренеп тора. Шул ук вакытта кайнар су буенча чыгымнар 23 млн.да  14,8 млн. кубны тәшкил итсә, салкын су буенча салкын су буенча чыгымнар 36 млн.да 26 млн.ны тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International