Питрәчтә яңа спорт мәйданы ачылды

2013 елның 13 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Питрәчкә эшлекле сәфәр белән бару барышында, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына яңа фатирлардан ачкычлар тапшырды һәм яңа спорт мәйданын ачты. Җиңүнең 60 еллыгы урамы буенча 10 номерлы йортта урнашкан йорттагы яңа фатир ачкычларын бүген 7 гаиләгә, шул исәптән 4 ачкыч Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына бирелде. Алар, әлеге фатирларны, ветераннарны торак белән тәэмин итү программасын тормышка ашыру кысаларында алдылар. Яңа фатирлыларны котлаганда ТР Премьер-министры билгеләп үткәнчә, үз торагыңны булдыру  - һәр кешенең күңелендә озак еллар буе сакланачак күңелле вакыйга ул. “Мондый вакыйгаларның республикада еш булуы күңелле күренеш”, - диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы һәм ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча гына 17 мең татарстанлы  фатир алуын искәртеп китте. “Бүген үз гаилә учагына ия булган кешеләрне котлыйм”, - диде Илдар Халиков һәм ветраннарның тол хатыннарына ачкыч тапшырды, аларга озын гомер теләде. Татарстан Премьер-министры Питрәчтәге реконструкцияләнгән  балалар мәйданын карады. Авыл уртасында урнашкан әлеге мәйдан республика һәм муниципаль чаралар белән ремонтланган һәм җиһазландырылган. Мәйданның волейбол һәм баскетбол мәйданы булган өлешен төзү, спорт снарядлары белән тәэмин итү ТР бюджеты тарафыннан финансланган. Әлеге мәйдан, Kazan-Arena футбол стадионын төзүдә актив катнашкан өчен Питрәч районына бүлеп бирелгән өч спорт мәйданнарының берсе. Мәйданны ачу га багышланган тантанадагы чыгышында Илдар Халиков: “Төзүчеләр монда чын әкият төзегәннәр, - диде.- Безнең зур республикабызның төрле почмагында спорт белән шөгыльләнү, комфортлы яшәү өчен шартлар тудырылуы бик күңелле”. Объектларны караганнан соң, Татарстан Премьер-министры Питрәч муниципаль районы Советы сессиясендә катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты пресс-хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International