Бөгелмә районы Вязовка бистәсендә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ФАП «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында төзелгән.
Яңа фельдшер-акушерлык пункты Вязовка поселогында һәм Коногоровка авылында яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда республика программасы кысаларында 22 фельдшер-акушерлык пункты һәм бер гомуми практика табибы офисы төзелеше тәмамланды. 2023 елда Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасын тормышка ашыру кысаларында – 25 фельдшер-акушерлык пункты.