2024 елда республика кимендә 3 млн 150 мең квадрат метр торак төзергә тиеш. Бүгенге көндә план 12% ка үтәлгән, 376 мең квадрат метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә рәвешендә уздырды.
Коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 4,5 проценты тапшырылган - бу гомуми мәйданы 66,4 мең кв. м булган 20 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека программасы 5,3 процентка үтәлгән, 8,6 мең кв.м булган 11 йорт файдалануга тапшырылган. Планның иң зур үтәлеше шәхси торак төзелеше линиясе буенча теркәлә. 301 мең кв. м. яки планның 20% диярлек тапшырылган.