Илшат Гыймаев Казанда яңа торак комплексы презентациясендә катнашты

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев «Батталовский» яңа торак комплексы презентациясендә катнашты. Проект «Дом.РФ» банкы белән берлектә гамәлгә ашырыла. 

Торак комплексы Казанның Идел буе районында урнашкан. Торак комплексы төрле катлы алты секциядән тора 16дан 24 катка кадәр, һәм ике өлешкә бүленгән. Йортта барлыгы 908 фатир, шул исәптән классик һәм европланировкалар.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы - икътисадый яктан үсеш алган төбәк. «Без Казан агломерациясендә ун ел дәвамында зур торак проектларын гамәлгә ашыручы төзүчеләр белән горурланабыз», – дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International