Татарстанның төзекләндерү проектлары Россиядә иң яхшылар рәтенә керде

2024 елның 19 апреле, җомга

 

Илледән җиде республика төзекләндерү проекты Россиядә иң яхшылар рәтенә керде: Юнысов мәйданы, «Якты үзән» паркы, «Зеркала Татарстана» — Казандагы Зур Зәңгәр күл, Тәтештәге «320 ступеней к истории: вдоль по Троицкой», Питрәчтәге «Балалар шәһәрчеге» паркы, Нурлаттагы Кондурча паркы һәм Арчадагы «Татарские предания — в город старой дорогой по улице Коммуны».

Конкурска 85 төбәктән 415 гариза бирелгән, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы экспертлары тарафыннан уңай бәяләнгәннәре - 50.

 Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2025 елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннарын сайлау буенча тавыш бирү 30 апрельгә кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International