Марат Айзатуллин төзелеш мәйданчыкларында хезмәт иминлеген саклау чаралары турында сөйләде

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында  узган шимбә киңәшмәсендә төзелеш тармагындагы производствода имгәнүләр һәм хезмәт иминлеген саклау чаралары статистикасын китерде. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Мәсәлән, ел башыннан үз-үзен көйләүче оешмалар 973 тикшерү үткәргән, 297 очракта төзелеш оешмаларына дисциплинар йогынты чаралары кулланылган.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре төзелеш мәйданчыкларына 437 тапкыр чыккан. Тикшерү нәтиҗәләре буенча административ җаваплылык турында 42 карар чыгарылды.

Баш инвестиция-төзелеш идарәсе ел башыннан 135 тикшерү үткәрде.

Контроль-күзәтчелек органнары хезмәтне саклау өлкәсендәге законнарның, шулай ук санитар-эпидемиологик икеайлык кысаларында санитар нормаларның үтәлешен тикшерә. 1 апрельдән Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 61 хокук бозуны ачыклаган. Административ җаваплылыкка 18 юридик һәм 19 вазифаи зат җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International