Татарстан «Торак» федераль проектының «Стимул» программасын актив кулланучы

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Илкүләм проектлар Россия төбәкләрендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Илкүләм проектлар составына керә торган федераль проектлар илдә тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән һәм гражданнар ихтыяҗларына җавап бирүче бурычлар комплексын берләштерә.

«Узган 5 елда торак һәм шәһәр мохите илкүләм проектының федераль проектлары ярдәмендә уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру программасы буенча 65 мең иҗтимагый һәм ишегалды территорияләре төзекләндерелде, Чиста су федераль проекты буенча 1,2 мең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектлары торак федераль проектының «Стимул» программасы буенча 800 инфраструктура объекты булдырылды», – дип сөйләде  РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин

Министр сүзләренчә, яңа торак объектларын төзү процессында федераль проектларны синхронлаштыру «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын максималь нәтиҗәлелек белән гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә, территорияләрне һәрьяклап үстерә һәм РФ Президенты Владимир Путин куйган яшәү өчен уңайлы һәм имин мохит булдыру буенча илкүләм максатка ирешүгә ярдәм итә.

Казанның «Салават Күпере» микрорайоны федераль проектларның синхронлыгының ачык мисалы булып тора, анда 700 мең м2 торак файдалануга тапшырылган. «Стимул» буенча 7 км юл төзелгән, 1224 урынга мәктәп, 260 урынга балалар бакчасы, «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты буенча 45 мең м2 мәйданлы парк төзекләндерелгән.

«Торак» федераль проектының «Стимул» программасы кыска вакыт эчендә Казанда тулаем микрорайон төзергә мөмкинлек бирде. Бүгенге көндә биредә беренче торак йортлар төзелешенең икенче чираты тулысынча тәмамланган һәм логик тәмамлануга якынлаша.

«Мондый нәтиҗәләргә без «Стимул» программасын тормышка ашыру ярдәмендә ирешә алдык. Аерым алганда, алдан төзелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләре, программа кысаларында керү юллары безгә «Салават Күпере» торак комплексы исеме астында Казан читен төзергә мөмкинлек бирде», - дип сөйләде Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев

Торак комплексы территориясендә торак төзелеше белән бергә уңайлы яшәү өчен социаль инфраструктура да булдырыла. Ә «Салават Күпере»ндә «Уңайлы шәһәр мохите»н формалаштыру Федераль проекты кысаларында 2021-2022 елларда 45 мең квадрат метр мәйданлы иң зур паркларның берсе төзекләндерелде. Федераль проектны гамәлгә ашырган вакытта республикада барлыгы 225 җәмәгать урыннары төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International