Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Татлизинг коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин бүген «Татлизинг» ДУП коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Предприятиенең генераль директоры итеп Галимбеков Айрат Ринат улы билгеләнде.

Тиешле боерыкка ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин кул куйды.

Элегрәк Айрат Галимбәков «Татлизинг»ДУП генераль директоры урынбасары вазыйфасын башкарган иде.

Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, Айрат Ринат улы коллектив өчен яңа кеше түгел, аның тәҗрибәсе һәм тармак белеме куелган бурычларны нәтиҗәле һәм уңышлы үтәргә ярдәм итәчәк.

Айрат Галимбәков ТР Төзелеш министрлыгы җитәкчелегенә күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.

Белешмә өчен:

Галимбәков Айрат Ринат улы 1984 елның 24 гыйнварында Казан шәһәрендә туган. 2006 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.

2006 елдан 2009 елның июнь аена кадәр - Казан шәһәре Башкарма комитетының Идел буе районы администрациясе баш белгече;

2010 елдан 2012 елның ноябренә кадәр - Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының бүлек башлыгы;

2012 елдан 2020 елның ноябренә кадәр - Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе;

2020 елның ноябреннән 2024 елның июленә кадәр - «Татлизинг»ТР ДУП генераль директоры урынбасары;

2024 елның 29 июленнән – «Татлизинг»ТР ДУП генераль директоры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International