Марат Айзатуллин Казанда БРИКС объектларының әзерлек дәрәҗәсе турында сөйләде

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

Казанда 22-24 сентябрьдә узачак БРИКС дәүләт башлыклары саммитына яңа объектлар төзү һәм территорияләрне төзекләндерү буенча зур күләмдә эшләр башкарыла.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, масштаблы халыкара чара башлануга Казанда Кабан күле буендагы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы төзеләчәк һәм аңа якын территориядә парк төзекләндереләчәк. Ул объектны шәһәр өчен әһәмиятле, диде.

Тагын бер масштаблы проект - Казансу елгасы ярындагы балалар паркы, ул яшь шәһәрлеләр һәм башкала кунаклары өчен иң зур парк булачак.  Төзелеш-монтаж эшләре 89% ка үтәлгән. Паркны ачу 30 августка – республика һәм Казан шәһәре көненә планлаштырыла.

Хәзер паркта уңдырышлы грунт кертү, яктырту өчен нигез салу урыннарын монтажлау, электр белән тәэмин итү кабельләрен урнаштыру, брусчатка өчен монолит эшләр, кече архитектура формаларын монтажлау, павильон түбәләрен монтажлау, калкулыкларны формалаштыру төгәлләнеп килә. Моннан тыш, паркта агачлар утырталар, газон һәм брусчатка салалар, автополив системасын төзекләндерәләр, павильонда бизәү эшләре бара.

БРИКС саммитына кунакчыллык тармагы Миллениум күпере янында урнашкан 8 апарт-отель белән тулыланачак. Аларның төзелеше төгәлләнү стадиясендә. Алар белән янәшә Казансу ярында кунакханә комплексының беренче ике манарасы төзелә.

Торак төзелеше сегментында Казанның «М-14»торак районында ике торак йорт төзелеше тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International