Бүген Казанда Kazan Digital Week-2024 Халыкара форумы ачылды. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Чара «Казан Экспо» үзәге мәйданчыгында уза. Анда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов катнаша.
Kazan Digital Week форумы инде бишенче тапкыр уздырыла (онлайн һәм офлайн форматта). Бу вакыт эчендә ул үзен мөһим дәүләт карарларын эшләгәндә эшлекле бергәлек белән элемтә өчен канал итеп күрсәтте.
“Сезне Татарстанда Kazan Digital Week халыкара форумы ачылышында сәламләвемә шатмын”, - диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга чарага федераль статус бирү турында Карар кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, быел форумда Россиядән һәм якын , ерак чит илләрдән 16 меңнән артык кеше катнаша, шуларның 600е спикер сыйфатында чыгыш ясаячак.
4 мең кв. м мәйданлы күргәзмә экспозициясендә 140тан артык стенд тәкъдим ителгән, аларда 200дән артык алдынгы ИТ-компания үз карарларын күрсәтәчәк.
Форум кысаларында 100 дән артык чара узачак, алар арасында Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Стратегик сессияләре, конференцияләр һәм секцияләр, конкурслар.
Kazan Digital Week ачылу тантанасында Беларусь Республикасы Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Анна Рябова, Төркия Республикасы сәүдә министры урынбасары Мәхмүт Гюрджан, Төркия Республикасы сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары Зекерия Чешту һәм башка рәсми затлар катнашты.