Бүген ДОМ.РФ һәм Россия Төзелеш министрлыгының «Төзүчеләр өчен ММТга күчү» тармак стратегик сессиясендә республика төзүчеләре өчен мәгълүмати модельләштерү технологияләренә күчү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Фикер алышу ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында узды.
Сессияне ачып, РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Константин Михайлик билгеләп үткәнчә, өлешле төзелештә ММТны куллану 2024 елның 1 июленнән архитектура-төзелеш проектлау этабы өчен һәм 2024 елның 1 гыйнварыннан күпфатирлы йортлар өчен төзелеш этабы өчен мәҗбүри булды. Аның сүзләренә караганда, әлеге этапта төзүчеләргә законнар һәм норматив үзенчәлекләр турында мәгълүмат бирү, проект һәм төзелеш оешмалары тарафыннан ММТ куллану практикасын күрсәтү бик мөһим.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев фикер алышуда катнашучыларга республика төзелеш комплексында ММТны кертү тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул искәрткәнчә, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы карары белән Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары акчаларын җәлеп итеп финанслана торган капиталь төзелеш объектларын төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә ММТны куллану 2023 елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри булды.
“ММТ проектлау һәм төзелеш процессларын оптимальләштерергә, проект эшләре вакытын кыскартырга, шулай ук проектларда да, төзелеш эшчәнлегендә дә хаталар санын киметергә мөмкинлек бирде. Әгәр 2020-2022 елларда дәүләт экспертизасына цифрлы мәгълүмати модель кулланып бик аз санда проектлар керсә, 2023 елда ук ТР УГЭЦ 206 объектка уңай экспертиза нәтиҗәләре әзерләнгән. 2024 елның 8 аенда мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кулланып эшләнгән 86 проект каралды”, - дип билгеләде ул.
Төзелеш тармагының ММТга күчүендә турыдан-туры ДОМ.РФ катнаша. Бүген корпорация стандартлар, укыту программалары һәм тәэмин итү программалары буенча комплекслы карарлар әзерләгән.
Сессия барышында ДОМ.РФ Банкының Идел буе төбәк үзәге идарәче директоры Шамил Халиков һәм ДОМ.РФ банкының Казан Төбәк Үзәге корпоратив бизнес директоры Ирина Яшина катнашучыларга республиканың торак өлкәсендәге тенденцияләр турында сөйләделәр.