Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктларын төзү төгәлләнеп килә

2024 елның 13 сентябре, җомга

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү, инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Мәгариф учреждениеләре өлешендә бүгенге көндә Кукмара районында башлангыч сыйныфлар өчен бина төзелеше дәвам итә, анда үтәлеш 68% тәшкил итә. 6 балалар бакчасының әзерлеге гомуми күләмнең 85 % бәяләнә. Бу атнада Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы бистәдә эшләр төгәлләнгән

53 объект «Сәламәтлек саклау» тармагы буенча төзелә. Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү программасы тәмамланганчы 1% тан да кимрәк калды. Әзерлекнең югары стадиясендә булган 14 объект эштә кала. Узган 2 атнада 8 муниципалитетта 12 объектта эшләр тәмамланган. Башка медицина учреждениеләре буенча эшләр 58% ка башкарылган.

«Спорт»  тармагына быел 21 объект кертелгән. 4 футбол манежы төзелеше буенча эшләр 70% ка үтәлгән. Бу атнада Лаеш районының Усады авылында эшләр төгәлләнде.

15 универсаль спорт мәйданчыгы буенча - 98%. 2 объект эштә кала. Бу атнада Чаллы шәһәрендә бер объектта эшләр төгәлләнде.

Кукмара шәһәрендә чаңгы-роллер трассасы һәм Апас шәһәр тибындагы футбол кырының административ бинасы төзелеше 71% тәшкил итә.

Яшьләр сәясәте буенча 7 объект гамәлгә ашырыла. 6 балалар лагерен төзү буенча республика программасы 53% ка үтәлгән. «Мәдәният» тармагының өч объекты буенча үтәлеш 80% тәшкил итә.

«Экология» тармагы объектлары буенча: 92% биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләре башкарылган, 70% - ләм кырларын рекультивацияләү буенча, 82% - Саба районының Шәмәрдән авылында нефтьле пычранулар аркасында бозылган җирләрне рекультивацияләү буенча эшләр башкарылган.

Бүгенге көнгә 64 җәмәгать пространствосының гомуми үтәлеше 81% тәшкил итә. Соңгы 2 атнада 12 муниципаль берәмлектә 13 объектны төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International