Татарстан Республикасында мәдәният өлкәсендә узган ярты айда Арча районында ике объект һәм Чүпрәле, Әлки районнарында берәр объект, шулай ук Апас районында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында бер авыл мәдәният йорты ремонтланды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, видеоконференцэлемтә режимында – барлык муниципаль районнар катнашты.
Марат Айзатуллин ачыклык керткәнчә, мәдәният объектларына капиталь ремонт бер милли проект һәм ике республика программасы кысаларында башкарыла-барлыгы 24 объект. 5 балалар сәнгать мәктәбеннән бары тик Мамадыштагы объект кына эштә кала (үтәлеш-96%).
19 мәдәни объектның 8ендә төзелеш-монтаж эшләре алып барыла. Аларның гомуми күләме 90% ка җитте. Узган ярты айда Арча районында ике объект һәм Чүпрәле, Әлки районнарында берәр объект (республика программасы буенча), шулай ук Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында бер авыл мәдәният йорты төзелеп бетте».
Татарстан Республикасында «Мәдәният» илкүләм проекты буенча барлыгы 4 объектта капиталь ремонт планлаштырылган. Шулардан 3 мәдәният объекты, 1-Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының балалар сәнгать мәктәбе, анда төзелеш-монтаж эшләре тулысынча тәмамланган.