Казанда ТР төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверын төзекләндерү тәмамлануга якынлаша. Эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль программасы ярдәмендә башкарыла.
ТР төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверы Карбышев урамында 2,5 гектар мәйданда сузылган.0,7 гектар мәйданлы беренче өлештә эшләр узган ел төгәлләнгән. Төзекләндерүнең икенче чиратына 1,8 гектар туры килде, эшләр быел башланды.
Уздырыла торган эшләр барышында скверда өстәмә рәвештә җәяүле сукмак булдырылды, балалар мәйданчыгы һәм воркаут-зона төзелде.
Паркка килүчеләр өчен балалар мәйданчыгында уен комплексы, урам музыка коралы, таганнар, берничә качалка, уен экскаваторы һәм комлык җиһазландырылган. Спортчылар өчен тренажерлар, сикерү өчен платформа, борыслар һәм турниклар куелган.
Скверда урам җиһазлары, шул исәптән пикник өчен өч өстәл, 20дән артык эскәмия урнаштырылган. Диван рәвешендә тагын 10 эскәмия урнаштыру планлаштырыла.
Яшелләндерүгә зур игътибар бирелә. Скверда 11,1 мең кв. м мәйданда газон чәчкәннәр һәм автомат рәвештә су сибү системасын тоташтырганнар. 1,2 меңнән артык куык һәм спирея куаклары, 5 мең күпьеллык үсемлек һәм клумба утырттылган. Территорияне 150 гә якын агач бизәгән: боярышник, ирга, миләш, тирәк, шомырт, алмагач, нарат.
Татарстан Республикасында агымдагы елда «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча 64 җәмәгать урынын төзекләндерү планлаштырылган. Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 95% тәшкил итә. Соңгы 2 атнада 7 муниципаль берәмлектә 7 объектны төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. (Кукмара, Зеленодольск, Нурлат, Актаныш, Буа, Яңа Чишмә, Тукай муниципаль районнары).