Казанның биологик чистарту корылмалары 96% ка реконструкцияләнгән

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү «Экология» илкүләм проекты буенча 96% ка башкарылган, ләм кырларын рекультивацияләү буенча төзелеш-монтаж эшләре – 73% ка. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Моннан тыш, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында 64 җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 95% тәшкил итә. Соңгы 2 атнада 7 муниципаль берәмлектә 7 объектны төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.

Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар буенча «Торак» федераль программасы буенча 4 объектта эшләр бара - алар буенча үтәлеш 75% тәшкил итә.

Мәгариф учреждениеләре өлешендә бүгенге көндә Кукмара районында башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән бина буенча төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә, анда үтәлеш 72% тәшкил итә. 5 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе төзелеше гомуми күләмнең 88% ы ябык. Узган ике атнада Питрәч муниципаль районының Көек авылында 260 урынлык балалар бакчасы төзелеп бетте.

«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча илкүләм проект, дәүләт программасы һәм ике республика программасы кысаларында төзелә торган 53 объектның 5 медицина учреждениесе буенча эшләр дәвам итә, аларда 63% үтәлеш бар.

Спорт учреждениеләре өлкәсендә 3 футбол манежында эш бара - үтәлешнең 82% ы. Агымдагы атнада универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасын Алабуга шәһәрендә объектны тапшыру белән төгәлләделәр.

Кукмара шәһәрендә чаңгы-роллер трассасын һәм Апаста футбол кырының административ бинасын төзү эшләре 83% тәшкил итә.

Яшьләр сәясәте линиясе буенча 6 балаларны савыктыру лагереннан дүртесе эштә кала. Программаның гомуми үтәлеше 63% тәшкил итә. «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль программасы буенча төзелә торган яшьләр үзәге буенча эшләр Балык Бистәсендә 65% ка башкарылган.

«Мәдәният» тармагының өч объекты буенча үтәлеш 87% тәшкил иткән.

Социаль учреждениеләр төзүнең калган ике республика программасы буенча берәр объектта эш дәвам итә. Бу Чирмешән районындагы башкарма комитет бинасы (үтәлеш 95%) һәм Нурлат районындагы комплекслы хезмәт күрсәтү пункты, үтәлеш 97%.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International