Казанда биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү 76% ка башкарылган. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.
Казан шәһәренең ләм кырлары башкаланың Идел буе районы чикләрендә Куйбышев сусаклагычы ярында урнашкан (Идел елгасы районның иң эре су артериясе).
1974 елдан биологик чистарту корылмалары кырларын агынты суларның ләм явым-төшемнәре белән тутыралар, ә 2012 елдан сусызландырылган ләм явым-төшемнәре белән. Эзләнүләр нигезендә ләм явым-төшемнәре күләме ачыкланды - 3 987 348 м3.
«Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү» проектын гамәлгә ашыруның төп бурычы – әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектын бетерү.