Татарстанда җәмәгать урыннарын төзекләндерү эшләре 97% тәмам

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә торак, социаль-мәдәни объектлар төзү, инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү программаларының гамәлгә ашырылуы турында мәгълүмат бирде.

 

Барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 

Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар буенча «Торак» федераль программасы буенча 4 объектта эш кала (алар буенча үтәлеш 87% тәшкил итә).

 

Мәгариф учреждениеләреннән бүгенге көндә Кукмара районында башлангыч сыйныфлар бинасы буенча (үтәлеш 76% тәшкил итә) һәм 5 балалар бакчасы буенча (гомуми күләмнең 88% ябылган) төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә.

 

«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча илкүләм проект, дәүләт программасы һәм ике республика программасы кысаларында төзелә торган 53 объектның 4 медицина учреждениесе буенча эшләр дәвам итә, алар 64% тәмам.  Узган ике атна эчендә Казан шәһәренең «Салават Күпере» торак комплексында («Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына керә) поликлиника төзелеше төгәлләнде.

 

Киләсе блок - спорт объектлары. Биредә 3 футбол манежы (89%ка башкарылды), Кукмара шәһәрендәге чаңгы-роллер трассасы, Апаста футбол кырының административ бинасы буенча гомуми үтәлеш 88% тәшкил иткән.

 

Яшьләр сәясәте тармагы буенча 6 балаларны савыктыру лагереннан дүртесе эштә кала. Программаның гомуми үтәлеше 69% тәшкил итә. Балык Бистәсендәге яшьләр үзәге буенча эшләр 78% ка башкарылган. «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль программасы буенча төзелә.

 

«Мәдәният» тармагының өч объекты буенча үтәлеш 96% тәшкил иткән.

 

Соңгы 2 атнада социаль учреждениеләр төзелеше кысаларында калган ике республика программасы буенча эшләр төгәлләнде. Әйтик, Чирмешән районында объектны тапшыру белән башкарма комитетлар биналарын төзү программасын яптылар. Нурлат районында соңгы объект халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзү программасы кысаларында файдалануга тапшырылган.

 

«Экология» илкүләм проекты буенча биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча 98% ка һәм ләм кырларын рекультивацияләү буенча 76% ка эшләр башкарылган.

 

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 64 иҗтимагый урынны төзекләндерү буенча бүгенге көнгә эшләрнең гомуми үтәлеше 97% тәшкил итә. 51 тапшырылган объектның 9ы 8 муниципалитетта узган 2 атнада төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International