Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Чара Республика Төзелеш министрлыгында узды, аны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Абдуллин алып барды.
Республикада торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыруның барышы турында төп нотык белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин чыгыш ясады.
Бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә проблемалы нокталарның берсе булып инженерлык инфраструктурасы объектларының торышы кала.
«Татарстан Республикасы буенча коммуналь челтәрләрнең озынлыгы 26 886,2 км тәшкил итә, шуларның 8 954,2 км алмаштыруга мохтаҗ, бу 33,3% тәшкил итә», – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.
Дамир Шәйдуллин искәрткәнчә, 2024 елда коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләү буенча гомуми суммасы 1 млрд.821,3 млн. сумлык 4 республика программасы гамәлгә ашырылган.
Моннан тыш, министрның беренче урынбасары Иҗтимагый совет әгъзаларына киләсе елдан коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча республика программасы башланачагы турында хәбәр итте. Бүгенге көндә әлеге программаларны формалаштыру буенча эш алып барыла.
Иҗтимагый совет эшендә Казан дәүләт архитектура – төзелеш университетының икътисад фәннәре докторы Гөлсинә Заһидуллина һәм «Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директорының архитектура буенча киңәшчесе Илдус Әсәдуллин катнашты.