Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү, социаль-мәдәни өлкә объектларын, җәмәгать урыннарын төзү, шулай ук илкүләм проектлар, дәүләт һәм республика программалары кысаларында инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү программалары буенча эшләрнең планнары һәм торышы турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Агымдагы елда торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар 2 программа кысаларында узачак – «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Лаеш, Чирмешән һәм Югары Ослан районнарында компакт торак төзелеше өчен 3 мәйданчык төзекләндереләчәк, финанслау лимиты 250 млн сум тәшкил итә. Дәүләт контрактларын йомгаклау март аенда планлаштырылган. Һәм республиканың күп балалы гаиләләренә бирелгән җир кишәрлекләрен кирәкле инфраструктура белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән яңа республика программасы буенча хәзерге вакытта объектлар исемлеге билгеләнә. «Программаны финанслау күләме – 1 млрд сум. Акча юлларны һәм инженерлык коммуникацияләрен төзекләндерүгә тотылачак», - диде Марат Айзатуллин.
«Мәгариф» тармагы буенча 2025 елда 11 объект төзү каралган. Бу – Чаллы, Казан, Әгерҗе, Минзәлә, Буа шәһәрләрендә 5 яңа мәктәп һәм Кукмара шәһәрендә узган елда төзелә башлаган башлангыч сыйныфлар бинасы, алар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Агымдагы елга килешүләр буенча лимит 1 млрд 392 млн сум тәшкил итә. Шулай ук 4 яңа балалар бакчасы төзү һәм Апаста узган ел төзелә башлаган балалар бакчасын төзүне дәвам итү планлаштырыла. «Гаилә» илкүләм проектына, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына һәм программадан тыш чараларга кергән. Агымдагы елга килешүләр буенча лимит 741,5 млн сум тәшкил итә. Барлык мәгариф учреждениеләре буенча контрактация март аена билгеләнгән.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә 11 объект төзелешен финанслау күләме – 892 млн сум. Программа чаралары ике республика һәм бер дәүләт программасы кысаларында алып барыла. Быелгы объектлар арасында 8 балаларны савыктыру лагере һәм 3 яшьләр үзәге бар, шуларның берсе 2024 елдан күчеп килә. Барлык объектлар буенча контрактлар март аенда узачак.
Спорт линиясе буенча бер республика һәм бер дәүләт программасы кысаларында агымдагы елга финанслау күләме 2 млрд 404 млн сум булган 23 объект төзелергә тиеш. Бу – 4 ябык футбол манежы һәм 18 универсаль спорт мәйданчыгы. Алар буенча контрактлар киләсе айда планлаштырылган. Һәм күчеп баручы объект – футболны үстерү үзәге төзелеше. Аның бөтен бәясенә контрактациясе узган ел узды. Бүгенгә үтәлешнең гомуми проценты 24% тәшкил итә.
«Мәдәният» тармагы буенча 4 объект, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча лимиты 275 млн сум булган 3 муниципаль берәмлектә төзү планлаштырылган. Алар буенча дәүләт контрактлары март аенда планлаштырылган.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 2025 елга Яшел Үзән районында картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзү дәвам итә. Дәүләт контракты төзелгән. Объект буенча гомуми үтәлеш 37% тәшкил итә.
Социаль инфраструктура төзелеше буенча башка республика программалары кысаларында агымдагы елда 25 объект төзү планлаштырылган. Бу – 16 Башкарма комитет, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча 7 пункт һәм янгын сүндерү депосының ике бинасын төзү.
Барлык объектларны финанслау күләме 525,5 млн сум тәшкил итә. Алар буенча дәүләт контрактлары февральдә узачак.
«Экология» тармагы буенча «Экологик иминлек» илкүләм проектына керүче күчмә объектны – Казан шәһәренең ләм кырларын рекультивацияләүне гамәлгә ашыру дәвам итә. Агымдагы ел лимиты контрактациясе март аенда узачак.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты, шулай ук уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының Бөтенроссия конкурсы һәм республика программасы кысаларында җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча гадәттәгечә зур күләмдә эш башкарасы бар. 2025 елда 61 җәмәгать урыны яңа кыяфәт алырга тиеш. Бу максатларга гомумән алганда 1 млрд 913 млн сум бүлеп бирелә. Барлык программалар буенча дәүләт контрактлары март-апрель айларына планлаштырылган.