Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау тармагы буенча агымдагы елга финанслауның гомуми лимиты 2 федераль һәм 2 республика программасы буенча 2 млрд 901 млн сум булган 53 объект төзү планлаштырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, 51 объект медицинаның беренчел звеносына керә. Бу - Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендәге 2 гомуми практика табибы үзәге һәм Казандагы «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проектына кергән ике поликлиника. Беренчесе буенча контракт төзелгән, поликлиникалар буенча март аена планлаштырылган.
47 фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла. Шулардан 13 объект республика программасына керә – алар буенча контрактация февраль ахырына кадәр үтәргә тиеш, ә 34 объект - илкүләм проектка. Алар буенча дәүләт контрактлары төзелгән.
Икенчел медицина звеносының былтыр төзелә башлаган тагын 2 объекты – Саба районындагы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча гамәлгә ашырыла торган кан тамырлары үзәге һәм Казандагы 18 нче шәһәр хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге март ахырына кадәр контрактка кертеләчәк
Бүгенге көнгә фельдшер-акушерлык пунктлары буенча төзелеш-монтаж эшләре 4% ка җиткән. Эшләр 18 объектта башланган.