Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин 2024 елда «Татарстан Республикасы төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр кую идарәсе» ДАУ эшчәнлеге йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә заказ бирә торган службалар, проект һәм төзелеш оешмалары вәкилләре, экспертлар катнашты.
Катнашучылар проект документациясенә экспертиза үткәрү һәм смета бәясенең дөреслеген тикшерүнең төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, инвестиция-төзелеш циклында катнашучыларның барысына да куелган бурычларны тагын да көйлерәк һәм ышанычлырак үтәргә мөмкинлек бирә торган дәүләт экспертизасы эшенең механизмнары каралды.
ТР Дәүләт экспертизасы директоры Рәфәр Шакиров хисап чыгышында ведомствоның 2024 елдагы төп казанышлары турында хәбәр итте. Аерым алганда, учреждение Идел буе федераль округының эксперт оешмалары рейтингында һәм проектлар белән идарә итүнең мәгълүмати системасын кертү буенча лидер булды. Шулай ук җитәкче билгеләп үткәнчә, мөһим төзелеш проектлары һәм яңа технологияләрне гамәлгә кертү буенча экспертизалар уңышлы тәмамланды, проектлау, төзелеш һәм эксплуатация стадияләрендә биналарның һәм корылмаларның ышанычлылыгын, куркынычсызлыгын тәэмин итте.
Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, узган елда ТР Дәүләт экспертизасында шактый зур эш башкарылган. «Идарә белгечләренең профессиональлеге һәм компетентлыгы төзелешнең сыйфатына һәм срокларына уңай йогынты ясады. Ышанам ки, уртак тырышлык белән без төзелеш секторын үстерүне дәвам итәчәкбез, гражданнар өчен куркынычсызлык һәм уңайлыклар тәэмин итәчәкбез», – дип билгеләде министр.