Татарстанда торак төзелеше буенча еллык план 35% ка үтәлгән, 1 млн 145 мең кв. м. әзер

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Узган шимбәдә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше программалары буенча эш турында хәбәр итте.

22 мартка булган мәгълүматларга караганда, торак төзелеше буенча еллык план 35% ка үтәлгән, 1 млн 145 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. Коммерцияле торак төзүчеләр планлаштырылган күләмнең 4% ын тапшырган. Төзелгән 15 күпфатирлы йортның гомуми мәйданы 61 мең кв. метрдан артып китә.

Социаль ипотека өлешендә еллык планның үтәлеше 32% ка бәяләнә. Быел төзелергә тиешле 35 йортның 4 се файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы – 52 мең кв. м.

Гадәттәгечә иң югары темпларны индивидуаль торак төзүчеләр күрсәтә – 1 млн 31 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.

Марат Айзатуллин гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында хәбәр итте. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча ярдәмче программага үзгәрешләр кертелде. Хәзер аларның саны 450 тәшкил итә. Әлеге категория вәкилләре өчен 37 фатир федераль бюджеттан финанслашу хисабына сатып алыначак. Хәзерге вакытта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы аларны сатып алуга аукцион игълан итәргә әзерләнә.

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасына 66 кеше кертелгән. Агымдагы датага Яшьләр эшләре министрлыгы белән «Электрон бюджет» системасында 42 муниципалитет килешү төзегән. Бүгенгә барлык таныклыклар гаиләләргә тапшырылган, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының шәхси счетларына акча күчерүгә әзерлек бара.

Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр буенча 24 сертификатның гомуми мәйданы 1 961 кв. м булган 21 сертификаты рәсмиләштерелгән.

Мәҗбүри күчеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльлеләр категориясендә бүгенгә барлык 3 сертификат рәсмиләштерелгән. Барлык өч гаилә буенча да банкта махсус счетлар ачылган, гариза бирүчеләр фатирларны сайлый.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, торак төзелешенә ярдәм итүгә ике программа юнәлдерелгән. Татарстанныкы республиканың күп балалы гаиләләренә бирелгән җир кишәрлекләрен кирәкле инфраструктура белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Биредә объектлар исемлеген билгеләү буенча эш алып барыла. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы – әлеге программаның өч объектында компактлы торак төзелеше өчен мәйданчыклар төзү планлаштырыла. Дәүләт контрактлары төзелгән. Югары Ослан районында урнашкан объектта подрядчылар эшли башлаган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International