Казан яшь тамашачы театры бинасында ремонт-реставрация эшләренә керештеләр

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

Ремонт-реставрация эшләре Казан дәүләт яшь тамашачы театры бинасында башланды. 

Театр бинасы Островский урамы, 10 адресы буенча урнашкан. Ул 19 йөз ахыры – 20 йөз башында төзелгән, анда сәүдәгәрләр клубы ачылган. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң аны татар мәдәнияте йортына бирәләр, 1923 елда биредә Максим Горький чыгыш ясый. 1940 нчы еллардан башлап Көнчыгыш клубы бинасында яшь тамашачы театры урнаша.

Көнчыгыш клубында Имән, Мавритан һәм Тамаша заллары бар. Реставрация программасына түбә һәм фасад эшләре, тәрәзә, ишек, тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләрен ремонтлау кертелгән. Шулай ук электр яктырту системасын монтажлау, сәхнә җиһазларын урнаштыру һ. б. планлаштырылган.

Бүген объектта төзүчеләр идәннәрне, штукатурканы сүтәләр, лепнинаны чистарталар һәм түбәләрне ремонтлауга керешәләр.

Демонтаж эшләре барышында Имән залында камин табылган-күп еллар ул гипсокартон белән капланган булган. Камин шулай ук реставрацияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International