Балтач үзәк район хастаханәсендә стационар бинасына капиталь ремонт ясалган. Төзелеш-монтаж эшләре республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә башкарылды.
Гомуми мәйданы 6 081 кв. метр булган өч катлы стационар бинасы шәһәр тибындагы бистәдә урнашкан.
Программа буенча монда фасад һәм түбә яңартылган, сөт кухнясы, азык-төлек блогы, котельная һәм гараж ремонтланган.
Моннан тыш, үзәк хастаханәнең төп бинасының хирургия бүлегендә тәрәзәләр алыштырылган, беренче катта бәдрәфләр ремонтланган. Окулист кабинеты медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән.