Торак төзелеше программаларын гамәлгә ашыру буенча еллык план 71%ка үтәлгән. Бу хакта узган шимбәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Коммерцияле торак буенча план 32% ка үтәлгән. Гомуми мәйданы 540 мең кв. метрдан артык булган 66 йорт әзер.
Социаль ипотека программасы 61% ка үтәлгән. Гомуми мәйданы 99 мең кв. м булган 35 йортның 11е файдалануга тапшырылган.
Иң зур күрсәткечләр – шәхси торак сегментында. Гомуми мәйданы 1 млн 689 мең кв. м булган 12 514 йорт файдалануга тапшырылган, еллык план 119% ка үтәлгән.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыруга килгәндә, күрсәткечләр түбәндәгечә: ятим балалар өчен билгеләнгән 204 торак урынга өч дәүләт контракты төзелгән.
Яшь гаиләләр категориясендә субсидия акчаларын 40 кеше файдаланган. Быел барлыгы әлеге категориядәге 66 вәкил яңа торак алырга тиеш. Шул рәвешле, 26 алучы фатир сайлау этабында.
Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр категориясендә гомуми мәйданы 2 мең 356 кв. м. булган барлык 27 сертификат рәсмиләштерелгән.