Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында җылыту сезонына әзерлек буенча фикер алыштылар

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында узган эшлекле киңәшмәдә торак фондының, социаль өлкә һәм җылылык белән тәэмин итү объектларының алдагы җылыту чорына әзерлеге турында фикер алыштылар. Штабның чираттагы утырышын ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.

Муниципаль районнар тарафыннан «Торак фонды мониторингы» системасына кертелгән мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә 2 597 котельный әзерләнгән, бу планның 85% тәшкил итә.

Мәгариф объектлары буенча 2 891 объект әзерләнгән, бу планның 91% тәшкил итә. Сәламәтлек саклау объектларының әзерлеге 94% тәшкил итә – барлыгы 1 774 объект әзер.

Моннан тыш, җылылык бирүгә 1 726 мәдәният объекты әзерләнгән, бу планнан 92% тәшкил итә, 144 социаль яклау объекты – 88%, 247 спорт объекты – 86% һәм 105 яшьләр объекты – 81%.

Әзерлек паспортлары 6596 күпфатирлы йортка бирелгән, бу планның 36 % тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International