Татарстанның дүрт районында – Баулы, Кукмара, Менделеевск һәм Арча районнарында ябык футбол манежлары ачылды. Видеоэлемтә буенча ачылу тантанасында РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2013 елдан республикада универсаль мәйданчыклар һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге чорда 1194 объект төзелешенә 6 млрд сумга якын акча юнәлдерелгән.
«Шунысы игътибарга лаек, спорт корылмалары эре шәһәрләрдә генә түгел, ә кечерәк торак пунктларда да төзелә. Бүген әлеге программа кысаларында Без Арчада, Баулыда, Менделеевскида һәм Зур Кукмарада дүрт ябык футбол манежы ачабыз», – диде республика Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ябык манежлар булу футбол үсешенә ярдәм итә. «Без балалар ел әйләнәсе футбол уйный алсын өчен республиканың барлык районнарында манежлар төзиячәкбез», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Манежларда, 20х40 метрлы уен кырыннан тыш, душ һәм санузеллар белән уңайлы чишенү бүлмәләре, тренерлар кабинеты, тренажерлар залы, медицина бүлмәсе, янгын сүндерү посты һ.б. каралган. Спорт комплексы кирәкле җиһазлар, инвентарь һәм мебель белән тәэмин ителгән.