Биектау авылында 120 урынлык балалар бакчасы төзелде

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Гомуми мәйданы 2936 кв. м булган ике катлы бина 120 урынга исәпләнгән. Биредә 6 төркем, азык-төлек блогы, спорт залы, актлар залы һәм хезмәткәрләр кабинетлары урнашкан. Территориядә 6 күләгә түбәсе, балалар мәйданчыклары урнаштырылган, яшелләндерү эшләре башкарылган.

Шулай ук мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе өчен җиһазлар һәм кирәк-яраклар сатып алынды.

Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уңайлы шартлар тудырылган.

ТР ГИСУ фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International