Республикада 2 млн 848 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 87% тәшкил итә. Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин шундый мәгълүмат китерде. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Социаль ипотека программасы кысаларында еллык йөкләмәләр 78% ка үтәлгән. Планда каралган барлыгы 125 мең кв.м мәйданлы 35 йортның 16сы әзер: 5 йорт Чаллыда, 6 йорт Казанда, 2шәр йорт Биектау һәм Бөгелмә районнарында.
Коммерцияле күпкатлы төзелеш планы 36% ка үтәлгән – гомуми мәйданы 607 мең кв. м булган 75 йорт файдалануга тапшырылган.
Хосусый торак төзелешенә килгәндә, гомуми мәйданы 2 млн 115 мең кв. м. булган 15 670 йорт файдалануга тапшырылган. Әлеге юнәлештә үтәлеш 149% тәшкил итә.