Татарстанга коммуналь инфраструктураны яңартуга өстәмә рәвештә 519 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте арасында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны яңарту» программасы чараларын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирү турында өстәмә килешү имзаланды. Акча күләме 519,6 млн сум тәшкил итә, шул исәптән 2026 ел лимитының бер өлешен 2025 елга күчерү исәбенә – 228,9 млн сум.

Финанслауның өстәмә чаралары, Татарстан Республикасы бюджетын исәпкә алып, 987,5 млн сумга җитте.

Бу акчага 42 км су белән тәэмин итү челтәре алыштырылачак.

Элегрәк Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елда Татарстанның барлык 45 муниципалитетында 136 инженер инфраструктурасы объекты яңартыла. Шул исәптән илкүләм проект буенча 36 объект, республика программасы буенча – 100.  Барлыгы 368,7 км инженерлык челтәрен, 25 су манарасын, 15 канализация-насос станциясен, 2 биологик чистарту корылмасын һәм 7 котельныйны алыштыру планлаштырылган. Килешүгә кул куюга кадәр чыгымнарның гомуми күләме якынча 11 млрд 700 млн сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International