Биектау районының Әлдермеш авылында яңа мәдәният йорты үз ишекләрен ачты.
Гомуми мәйданы 347 кв. м булган бер катлы кирпеч бина 100 урынга исәпләнгән.
Мәдәният үзәгендә заманча тавыш һәм яктылык җиһазлары, уңайлы тамаша залы һәм төрле түгәрәкләр эшли торган бүлмәләр бар. Монда шулай ук авыл җирлеге администрациясе кабинетлары урнашкан.
Яңа мәдәният йортында Әлдермеш авылы халкының ялы һәм иҗади үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган.
ТР ГИСУ материаллары буенча