Торак тапшыру буенча еллык план 88 процентка үтәлгән, 2 млн 869 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин шундый мәгълүмат китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Коммерцияле төзелеш юнәлеше буенча планлаштырылган күләмнең 37 проценты тапшырылган: бу гомуми мәйданы 628 мең кв. метрдан артык булган 77 күпфатирлы йорт.
Социаль ипотека өлешендә еллык план 78 процентка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 35 йортның 16сы файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы – 125 мең кв. м. тәшкил итә.
Хосусый торак төзелеше линиясе буенча еллык план арттырып үтәлгән һәм 149% тәшкил итә. Мәйданы 2 млн 115 мең кв. метрдан артык булган 15 670 йорт файдалануга тапшырылган.