Дамир Шәйдуллин: Төзелеш комплексын цифрлаштыру ришвәтчелеккә каршы көрәштә нәтиҗәле корал булып тора

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстанның төзелеш комплексында коррупцион хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе узды. Анда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин катнашты.

Дамир Шәйдуллин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, төзелеш тармагы – Татарстан икътисадының төп секторларының берсе, ул тулай төбәк продуктының 7 проценттан артыгын формалаштыра. «2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча «Төзелеш» эшчәнлек төре буенча эш күләме 539 млрд сумнан артык тәшкил итте, бу узган елның шушы чорына карата 100,1% тәшкил итә. Тармакта 86 меңгә якын кеше эшли, уртача хезмәт хакы 74 мең сумга җиткән, 2024 ел белән чагыштырганда 21% тан артыкка арткан», – дип хәбәр итте министрның беренче урынбасары.

Республика торакны файдалануга тапшыру күләме буенча Идел буе федераль округында югары позицияләрен саклап кала. 2025 елның 13 октябренә Татарстанда 2 млн 980 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган – бу еллык планның 91% ы һәм узган ел дәрәҗәсенә карата 102% тан артык.

Д.Шәйдуллин сүзләренчә, бу стратегик мөһим өлкәдә коррупциягә каршы көрәш – дәүләт органнарының өстенлекле бурычларыннан берсе. Ул министрлыкның коррупциягә каршы сәясәте «Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы һәм Татарстан Республикасында ришвәтчелеккә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе карарлары нигезендә гамәлгә ашырылуын искәртте.

Коррупциягә каршы эшне бәяләү һәм координацияләү өчен министрлыкта министр каршында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе һәм дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе төзелде, аларның составына министрлык каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары һәм югары уку йортлары вәкилләре керә.

Гражданнарга үзләренә билгеле булган коррупция фактлары, аларны булдыруга китерә торган сәбәпләр һәм шартлар турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә торган мәгълүмат каналларын тәэмин итү өчен министрлыкта ышаныч телефоны – (843) 231-15-45, интернет-кабул итү бүлмәсе, рәсми электрон почта, шулай ук ышаныч әрҗәсе эшли. Хисап чорында мондый мөрәҗәгатьләр булмады, дип ассызыклады Д.Шәйдуллин.

Моннан тыш, министрлык гамәлгә куя торган вәкаләтләре һәм компетенцияләре кысаларында ведомствога буйсынган учреждениеләр эшчәнлегенә системалы контроль тәэмин итә. Ведомство карамагындагы әлеге учреждениеләрдә дәүләт сатып алулары 44 нче Федераль закон таләпләре нигезендә алып барыла. Сатулар уздыру турындагы мәгълүмат үтә күренмәле, һәркем өчен ачык һәм Россия Федерациясенең сатып алулар өлкәсендәге рәсми сайтында урнаштырыла.

«Коррупциягә каршы көрәштә гражданнарыбыз өчен барлык процессларның үтәкүренмәлелеген һәм үтемлелеген тәэмин итә торган нәтиҗәле инструментларның берсе – тармакны цифрлаштыру, – диде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары. – Министрлык, федераль үзәк белән беррәттән, төзелеш процессында катнашучылар һәм хакимият органнары арасында мәгълүматлар алмашу өчен цифрлы вертикаль, бердәм мәгълүмати пространство булдыруны дәвам итә. Бүген ул республиканың шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасының (ГИСОГД ТР), «Стройкомплекс.РФ» платформасының, проектлар белән идарә итүнең мәгълүмат системасының (ИСУП) һәм башка модульләрнең үзара бәйләнеше системасы».

ГИСОГДда 44 муниципаль берәмлек эшли, 17 хезмәт күрсәтелә. 2024 елда гына да системада 58 мең 351 гариза эшкәртелгән, алар буенча 51 277 уңай карар кабул ителгән.

ИСУП төзелеш һәм капиталь ремонт объектлары турындагы мәгълүматны саклау, эшкәртү һәм аналитикалау өчен бердәм сервис концепциясен үз эченә ала, ул төзелеш тармагында кулланыла торган федераль программа системалары белән синхронлашу мөмкинлеге бирә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча, федераль статистика буенча, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы аны тутыру һәм куллану буенча беренче урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International