Торак төзелеше буенча еллык план 96% ка үтәлгән –3,144 млн кв. м. файдалануга тапшырылган. Әлеге мәгълүматны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин китерде.
Шимбә киңәшмәсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Коммерцияле күпкатлы төзелеш планы үтәлеше 41% ка җитте. Әлеге категориядә гомуми мәйданы 695 мең кв. метрдан артык булган 88 йорт файдалануга тапшырылган.
“Социаль ипотека программасы кысаларында еллык йөкләмәләр 93% ка үтәлгән. Планда каралган 35 йортның 20се тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы 150 мең кв. метрдан артык, – диде Марат Айзатуллин. – Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 2,298 млн кв. м мәйданлы 17024 йорт тапшырылды.»