Казанда XIX гасыр мәдәни мирас объектын – Боратынский утарын торгызу тәмамланды. Ремонт-реставрация эшләре «Мәдәният өлкәсендә инфраструктураны үстерү» федераль проекты буенча башкарылган.
Боратынский утарының агач бинасы 1836 елда танылган рус архитекторы Фома Иванович Петонди тарафыннан төзелгән һәм Казанда 19 йөзнең беренче яртысыннан сакланган бердәнбер дворян утары бинасы булып тора.
Биредә иминлек буенча комплекслы эшләр башкарылган: ярыклар инъекцияләү, фундаментны ныгыту, гидроизоляцияне кисү, контакт зонасын көчәйтү, фундамент-грунт һ.б. Шулай ук эчке инженер-техник тәэмин итү челтәрләре, түбә, тәрәзә һәм ишек уемнары алыштырылган, эчке бизәү эшләре һәм фасад тышлыгы башкарылган.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда капиталь ремонт буенча 4 федераль һәм республика программасына 979,5 млн сум финанслау белән 27 мәдәният объекты кертелгән. Алар буенча эшләр тулысынча төгәлләнгән.
ТР ГИСУ фотосы