Казанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә сакчыл технологияләр кертү мәсьәләләре турында фикер алышалар

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

Бүген Казанда «Нәтиҗәле торак-коммуналь хуҗалык: төбәк практикасына сакчыл технологияләр кертү» дигән өч көнлек семинар-киңәшмә башланды. Чара Россия Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы ярдәмендә уза.

Оештыручылар уйлавынча, киңәшмә Татарстанның торак-коммуналь комплексы предприятиеләренең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән экспертиза һәм идарә карарларын туплау өчен төбәк мәйданчыгына әверелергә тиеш.

Семинарның беренче көнендә Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы вәкилләре һәм төбәкнең төп торак-коммуналь хуҗалык оешмалары җитәкчеләре катнашында пленар киңәшмә узды. Анда сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, Татарстанның республика халкының тормыш сыйфатын һәм иминлеген арттыруга юнәлдерелгән илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыруда актив катнашуын билгеләп үтте. «Соңгы вакытта республика җитәкчелеге коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә аерым игътибар бирә. Агымдагы елда гына да без 12,6 млрд сумлык 145 объектны яңарттык. Шул исәптән 45е – 4,1 млрд сум финанслау белән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча», – дип хәбәр итте ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары.

Моннан тыш, М.Салихов мәгълүматларына караганда, Татарстанның коммуналь өлкә предприятиеләре – «УК ПЖКХ» ҖЧҖ, «СОВ-НКНХ» ҖЧҖ, «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль программасында катнашалар. «Торак-коммуналь хуҗалыкта кадрларга ихтыяҗны исәпкә алып, тармак предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мөһим», – дип ассызыклады министр урынбасары.

Шулай ук бүген катнашучылар җитештерүчәнлекнең агымдагы торышына бәя бирделәр, предприятиеләрнең технологик һәм оештыру үсешенең төп киртәләрен билгеләделәр.

Иртәгә программа буенча стратегик сессия узачак, аның барышында проект төркемнәре хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның төбәк моделен эшләүгә һәм 2025-2026 елларга юл картасын әзерләүгә игътибарны юнәлтәчәк. Процессларның нәтиҗәлелеген күтәрү, ресурслардан файдалануны оптимальләштерү һәм хезмәт күрсәтүләр сыйфатының тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен системалы чаралар булдыруга аерым игътибар биреләчәк.

Чараның йомгаклау көнендә Татарстанның алдынгы ТКХ объектларында булу планлаштырыла – «ПЖКХ «ИК» ҖЧҖ, Казан шәһәренең «Водоканал» МУП һәм «Казэнерго» АҖ. Катнашучылар иң яхшы җитештерү практикаларын өйрәнә, ирешелгән нәтиҗәләрне бәяли һәм башка төбәкләрдә уңышлы модельләрне тиражлау мөмкинлекләре турында фикер алыша алачак.

Киңәшмәнең йомгаклау материаллары хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның озак сроклы нәтиҗәгә юнәлдерелгән комплекслы стратегиясенең бер өлеше булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International