Татарстан 2025 елга куелган торакны файдалануга тапшыру планын үтәде һәм арттырып үтәде. Якын көннәрдә республикада узган ел билгеләнгән планканы узып китәргә исәп тоталар.
Татарстанда 2025 ел нәтиҗәләре буенча 2024 ел күләменнән бераз артыграк торак тапшырырга мөмкиннәр, бу республика өчен рекордлы булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.
«Узган ел дәрәҗәсенә чыгу өчен эш бара. Без 2024 елда 3,452 кв.м торак тапшырдык һәм бу санны бу атнада «ябарга» җыенабыз. Хәзерге вакытта рәсмиләштерү стадиясендә булган торак күләмнәре бар, нигездә Казанда күп фатирлы йорт төзелеше линиясе буенча», – диде ул.
Гыймаев билгеләп үткәнчә, «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында торакны файдалануга тапшыру планы – 3,26 млн кв.м – 2025 елга Татарстанда үтәлгән инде. 3,33 млн кв. м файдалануга тапшырылган, бу планлаштырылган күләмнең 102% тәшкил итә һәм узган елга карата 101,4% булып тора.
Татарстанда 2025 ел башыннан төзелгән торакның күп өлешен шәхси йортлар тәшкил итә – 2,4 млн кв.метрдан артык. Гыймаев сүзләренчә, ИЖСның өстенлекле өлешенә тренд бөтен Россия буенча күзәтелә.
«Татарстан халкы шәһәр читендә яшәргә яки фатирлы булып, шәһәрдән читтә дә яшәргә омтыла», – диде ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы урынбасары.
Гыймаев искәрткәнчә, торак төзелеше күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округында 1 нче урынны һәм Россиядә 5 нче урынны алып тора, Мәскәү өлкәсеннән, Краснодар краеннан, Мәскәүдән һәм Ленинград өлкәсеннән калыша. Аның фаразлавынча, республика бу позицияләрне 2025 ел йомгаклары буенча да саклап калачак.
«Без лидерлык позицияләрен саклап калачагыбызга нык ышанабыз», — диде Гыймаев.