Татарстанда гадәттәгечә гамәлгә ашырыла торган җәмәгать урыннары һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү программалары гражданнарның яшәү шартларын яхшыртуда мөһим өлеш булып тора. Бу хакта бүген ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты, 2025 елда заманча шәһәр мохитен булдыруның республика программасы кысаларында төзекләндерелде – 63 җәмәгать урыны, шул исәптән 9 проект эше – ел саен уздырыла торган уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр. РФ бюджетыннан җәлеп ителгән акчаларның гомуми суммасы 1,5 млрд сум тәшкил итте», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Җәмәгать урыннарыннан тыш, республикада Россиядә масштабы буенча тиңе булмаган «Безнең ишегалды» төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2025 елда 10 млрд сумлык 677 ишегалды төзекләндерелде.
Марат Айзатуллин ассызыклаганча, агымдагы елда территорияләрне төзекләндерү программасы 561 ишегалдында 10 млрд сумга дәвам итәчәк.