Соңгы вакытта көнкүреш газының таралуы, шул исәптән газ баллоннары куллану аркасында торак йортларда шартлаулар булу очраклары ешайды. Әлеге хәлләрнең нәтиҗәсе шактый фаҗигале – милекнең югалуы, яшәү урыны юкка чыгу, сәламәтлеккә зыян һәм иң куркынычы – кешеләрнең үлеме. Газ баллоннарын куллану вакытында мөмкин булган фаҗигале хәлләрдән качу өчен куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен тайпылусыз үтәргә кирәк.
Соңгы вакытта көнкүреш газының таралуы, шул исәптән газ баллоннары куллану аркасында торак йортларда шартлаулар булу очраклары ешайды. Әлеге хәлләрнең нәтиҗәсе шактый фаҗигале – милекнең югалуы, яшәү урыны юкка чыгу, сәламәтлеккә зыян һәм иң куркынычы – кешеләрнең үлеме.
Газ баллоннарын куллану вакытында мөмкин булган фаҗигале хәлләрдән качу өчен куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен тайпылусыз үтәргә кирәк.
Көнкүреш газны баллоннарда сатуның үзенчәлеге, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маеннан 354 номерлы Карарында расланган, күп фатирлы йортлардагы һәм торак йортлардагы биналарның хуҗалары һәм алардан кулланган кешеләргә коммуналь хезмәтләр тәкъдим итү Кагыйдәләре белән тәртипкә салына. Әлеге кагыйдәләр нигезендә, якынча техник тикшерүне узган һәм төзек саналган сыекландырылган углеводородлы газ белән тулган баллоннарны сатырга мөмкин. Газ баллоннарына карата, сатучылар тарафыннан, сатылыр алдыннан тикшерү булырга тиеш, әлеге тикшерү үз эченә баллонны тикшерү, аның техник халәтенең герметик торышын һәм механик җитешсезлекләр (тышкы кыяфәте буенча), товар турындагы кирәкле мәгълүматның булу-булмавын тикшерүне ала. Газ һәм газ баллоннары турындагы мәгълүматларда газның маркасы һәм аның физик-химик күрсәткечләре, газ баллонының техник хәле (баллон номеры, баллон массасы, аның эшләнү вакыты һәм чираттагы техник тикшерү вакыты, эш вакытындагы һәм сынаубасымы, сыешлыгы) турында белешмә булырга тиеш. Мондый белешмәләр баллон өслегендә яки аңа беркетелгән пластинада күрәстелә. Әгәр дә кулланучы, сатып алган газ баллонын, мөстәкыйль рәвештә транспортларга уйласа, сатучы аны баллон транспортаганда үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре, шулай ук буш баллон алыштыру вакытында белергә тиешле кагыйдәләр белән таныштырырга һәм исәпкә алу журналда тиешле тамга куерга тиеш. Газ баллонын саткан вакытта, көнкүрештә газны куркынычсыз итеп куллану буенча текст та тапшырыла.
Көнкүреш газларын куллану үзенчәлеге, шулай ук Россия Федерациясенең ППБ 01-03 янгын куркынычсызлыгы Кагыйдәләре белән дә билгеләнелә. Шулай итеп, әлеге кагыйдәнең 120 п. туры килеп, яна торган газлы баллоннарны индивидуаль торак йортларда, фатир һәм торак бүлмәләрдә, шулай ук аш бүлмәсендә, эвакуация юлында, цоколь катларында, подвал һәм чормада, балкон һәм лоджиеда сакларга ярамый.121 П. кагыйдәсе билгеләгәнчә, көкүреш газ приборларын ( шул исәптән аш бүлмәсендәге плитәләр, су җылыта торган котеллар, газ колонкалары) газ белән тәэмин итә торган газ баллоннары ( гамәлдәге һәм запас), кагыйдә буларак, янмый торган материалдан урыннарда (шкафта яки баллонның өске өлешен һәм редукторны каплый торган каплавыч астында), биналарга керү, цоколь һәм подвал урынынннан 5 м ераклыкта урнашырга тиеш. Газ баллоннары өчен билгеләнгән урыннар яки шкафлар йозак белән бикләнергә һәм җилләтү жалюзие, “Янгыннан куркынычлы. Газ” дигән кисәтү язмасы булырга тиеш. Составына икедән артык баллон кергән газ баллоннары җиһазларын урнаштыру һәм файдалану, шулай ук эчке ягында кеше яшәеше өчен кирәк булган уңайлыклар урнаштыру турындагы кагыйдә, 122 п. нигезендә, газ хуҗалыгындагы куркынычсызлык буенча гамәлдәге норматив документлар таләп иткәнчә тормышка ашарга тиеш. Газ баллоннары кулланыла торган индивидуаль торак йортларга ( шул исәптән коттеджлар, бакчалар), шулай ук бина һәм корылма бүлмәләренәт “Янгыннан куркынычлы. Газлы баллоннар” дигән язулы янгын куркынычсызлыгын кисәтә торган билге куела.
Көнкүреш газы шартлаулары булмасын өчен түбәндәге кагыйдәләрне белергә һәм тайпылышсыз үтәргә кирәк:
-газ баллоннарына газны бары тик махсус пунктларда гына салырга ярый;
-баллонны алыштырганда, яңа һәм кулланылган баллонның краннары ябык булуын тикшерергә кирәк. Алыштырганнан соң тоташуның герметиклыгын тикшерергә кирәк ( сабын растворы сылау ярдәмендә);
-якында гына ут янса яки электр приборлары эшләсә, газ баллоннарын алыштырудан тоелып торырга;
-газ плитәсен баллон белән тоташтыру өчен маркировкалы махсус сыгылмалы шланга кулланырга кирәк, аның озынлыгы куркынычсызлык кыскычы белән билгеләнгән метрдан артмаска тиеш; әлеге шланганы кысу яки тарту тыела;
-баллон һәм газ трубаларын җылылк һәм турыдан0туры төшә торган кояш нурларыннан саклау буенча чаралар күрергә кирәк;
-газ баллонын җилләтелә торган бинада, вертикаль хәлдә генә сакларга ярый;
-газ баллоннарын гараж, фатир, балконнарда сакларга ярамый;
-балалар һәм эшкә сәләтсез кешеләрне газ баллоннары янын якын китерергә ярамый;
-эш беткәннән соң газ баллонын ябарга кирәк;
-өйдән чыкканда баллондагы винтельне ябарга кирәк;
-бинада газ исе килсә, газ килә торган кранны ябарга, бинаны җилләтү өчен тәрәзә һәм ишекләрне ачарга, ачык уттан кулланмаска, электр приборларын яндырмаска, розеткадан телефон шнурын алырга, “04” телефоны буенча газ хезмәте эшчеләрен яки “01” телефоны буенча янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны чакырырга кирәк.
Әлеге таләпләрне үтәгәндә, күп кенә фаҗигаләрне булдырмаска мөмкин.