Әлмәттә социаль ипотека йорты төзелде

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

Әлмәт шәһәренең Волгоград урамында «Cоциаль ипотека» программасы буенча күпфатирлы торак йорт төзелеше тәмамланган. Объект проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә алды.

Биш катлы йортта – 60 фатир, аларның барысы да чиста бизәлештә тапшырыла. Йорт яны территориясендә балалар мәйданчыгы, кече архитектура формалары урнаштырылган. Шулай ук тротуарлар, автомобильләр өчен парковка урыннары һәм тышкы яктырту системасы җиһазландырылган.

ТР ГИСУ материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International