Казанда «Строй фест 2026» мультиформатлы төзелеш форумы ачылды

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

Бүген Казан ипподромы территориясендә «Строй Фест 2026» мультиформатлы төзелеш форумы ачылды, аның кысаларында «Строй Экспо 2026» күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Чара Россия Төзүчеләр берлеге, ТР Төзүчеләр берлеге, Россия металл продукциясе белән тәэмин итүчеләр берлеге, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, Россиянең алюминий ассоциациясе, Россиянең Корыч төзелеш ассоциациясе һәм башка оешмалар ярдәмендә уза. 

Катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары – Татарстан Төзүчеләр берлеге президенты Илшат Гыймаев форумның масштаблылыгын һәм актуальлеген билгеләп үтте.

«Татарстанның төзелеш тармагы куәтле. Узган ел «төзелеш» эшчәнлеге төрләре буенча эш күләме триллион сумнан артып китте һәм республикада беренче тапкыр 3,5 млн квадрат метр яңа торак күрсәткеченә җитте, – дип хәбәр итте ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары. – Без гадәттәгечә Идел буе федераль округы буенча алда барабыз һәм Россия Федерациясе төбәкләре арасында 5 нче урында торабыз. Моңа төзелеш материаллары сәнәгатенең куәтле җитештерү базасы булу ярдәм итә – алар бездә 500дән артык предприятиедә. Һәм, әлбәттә, төп рольне төзелеш компанияләре, девелоперлар уйный».

Форумның көн тәртибенә 25 белем бирү мәйданчыгында киң эшлекле программа кертелгән. Төп юнәлешләр арасында: шәһәрләрдә күпфатирлы йортлар төзү, индивидуаль торак төзелеше, туристлык территорияләрен үстерү һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International