Беренче яртыеллыкта торак-коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен халыкның түләү дисциплинасы түбән булу тенденциясе ачыкланды

2026 елның 28 феврале, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин халыктан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм предприятие һәм оешмаларның түләү дисциплинасы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, соңгы елларда торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләү дисциплинасын мониторинглау беренче яртыеллыкта түләүләрнең аз җыелу тенденциясен, икенче яртыеллыкта җыемның артуын ачыклады.

«Әйтик, агымдагы елның гыйнварында Республика буенча халыкның түләүләрне җыю дәрәҗәсе узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,7% ка кимеде һәм 95% тәшкил итте», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Электрон форматтагы түләүләр өлеше гомуми күләмдә 82% ка җитте.

1 февральгә газ өчен срогы чыккан бурыч суммасы 226 млн сум тирәсе тәшкил иткән, бу узган елның шул ук күрсәткеченнән 3 млн сумга кимрәк.

Марат Айзатуллин муниципаль берәмлекләрне идарәчеләр һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән бергә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны киметү буенча халык белән эшне дәвам итәргә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International